Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадышлы Котдүс Зиннәтуллин 60 елга якын җитәкче урыннарда эшләгән
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Җиде яшеннән ятим калып, 14 яшеннән тормыш арбасын җигелеп тарта башлаган якташыбыз юбилеен билгеләп үтә. Котдүс ага Зиннәтуллинга 25нче июнь көнне 80 яшь тулды. Ул әле дә егетләр кебек. Бакча, йорт эшләрендә булыша. Гаиләнең төп терәге.
Котдүс Зиннәтуллин тумышы белән Зур Өске авылыннан. Аңа 7 яшь чагында Бөек Ватан сугышына киткән әтисе һәлак була, тагын берничә елдан үсмер әнисен дә югалта. Шунлыктан, кечкенәдән тормыш арбасын тарта башлый ул.
–Минем балачак дигән әйбер булмады да. Иртәдән кичкә кадәр эштә идек. Авыр еллар. Юньле ризык, кияр кием юк. Булдыра алганча тырыштык инде,– ди юбиляр.
Аның хезмәт юлы армиядән кайткач, сәүдә системасында – Келәүш СельПОсында рәис буларак башланып китә.
–Минем җилкәгә авыл кибетләренең эшчәнлеген тәэмин итү, үстерү бурычы куелды. Ул чагында хәзерге кебек матур кибетләр юк. Склад биналарында сату итәләр. Беренче эш итеп кибетләр төзергә керештек. Келәүштә, Шәдчедә, Җөридә пекарнялар сафка басты.
Юбилярны Келәүштән Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенә сәүдә буенча рәис урынбасары итеп күчерәләр. Бераздан үзен РайПО рәисе итеп билгелиләр. Героебызга анда озак эшләргә насыйп булмый. Котдүс Зиннәтуллин спиртзавод директоры кәнәфиенә утыра. Әлеге коллективка 23 ел җитәкчелек итә ул.
–Завод ул вакытта ясалып җитмәгән спирт кына җитештерә иде. Аракы өчен спиртны башка җирдән ташыйлар. Идарәсе – иске генә бер агач йортта, рәтле-башлы коймасы да юк, бөтен Ушма аръягы малы ишек алдында. Беренче эш итеп коймаларны тәртипкә китердек, кирпечтән ике катлы итеп, ашханәсе һәм буфеты булган административ бина җиткердек. Барлык цехлар реконструкцияләнде, яңа складлар салынды. Заводның җитештерүчәнлеге күтәрелде, аракыны үз спиртыбыздан ясый башладык.
Котдүс Зиннәтуллин идарә иткән елларда завод республика, Союз күләмендә алдынгы урыннарга чыга. Героебыз КПСС Үзәк Комитеты, КПССның Өлкә Комитеты, ТАССР Верховный Советы Мактау грамоталарына, “Мактау Билгесе“ орденына, өч медальгә лаек булды, Мактаулы исемнәр бирелде.
Ә 80 яшен тутырган көнне ул “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды. Әлеге дәрәҗәле бүләкне аңа изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.
Котдүс Зиннәтуллин 1958нче елда Раузалия апа белән гаилә кора. Шул дәвердән алып, 56 ел бергә гомер кичерә алар. 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген 2 онык һәм 1 оныкчыклары бар. Лаеклы ялга чыккач та берничә ел икмәк пешерү комбинаты белән җитәкчелек итеп, аны үстерүгә зур өлеш керткән.
Чәй табыны артында юбиляр хөрмәтле кунакларга үтелгән тормыш юлы һәм бүгенгесе хакында сөйләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз