Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Яшәү өчен көрәш
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Үзләрен дәвалаган реанимация табибларын күп кенә кешеләр белми дә, танымый да. Чөнки алар хәлләре яхшыра башлауга бүтән бүлеккә күчереләләр, ә бу урын икенче бер “каты авыру”га тапшырыла. Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә мондый “агым” беркайчан да туктап тормый.
Әлеге язманы икенче төрле “Дәвалау учреждениясеннән репортаж” дип тә атарга булыр иде. Танышу максатыннан, рөхсәт сорап, реанимация бүлегенә керәбез. Тизләтелгән видео күргәнегез бардыр бит? Монда аяк баскач, иң башта үзебезне шундый фильм карагандай хис иттек. Ак халатлы медицина хезмәткәрләре кызу-кызу адымнар белән әле бер авыру, әле икенчесе янына киләләр, дарулар бирәләр, уколлар кадыйлар, тикшерәләр, чыгып китеп бер мизгел дә үтми, тагын керәләр...
Безне бүлек мөдире Елена Новоселова каршы алды. Үзләренеке кебек үк халатлар кидергәннән соң, эшчәнлекләре хакында сөйләде, бүлмәләр буенча экскурсия үткәрде ул. Палаталарда диагностика җиһазлары, УЗИ, ренгент аппаратлары урнаштырылган. Реанимация үзе 4 кешегә исәпләнгән икән. Әмма еш кына 6, 7 һәм аннан да күбрәк авырулар китерәләр. “Урыныбыз юк, дип кире борып булмый бит. Без һәркемне кабул итәргә, аны дәваларга бурычлы. Монда иң авыр хәлдәгеләрне алып киләләр. Кеше үлем белән яшәү арасында була”,- диде Елена Новоселова. Әле күптән түгел генә бер очрак искәртелгән. 35 яшьләрдәге ир-ат дәваханәгә: “Үземне начар хис итәм”,- дип мөрәҗәгать иткән була. Шул чагында аның йөрәге тибүдән туктый. Табибларның тиз арада дөрес диагноз куюлары, массаж, реанимациянең тулы комплексын үткәрү бәрабәренә 40 минут буе туктап торган йөрәк эшли башлый. “Инфаркт миокарда” диагнозы куелган ир-ат ике көн “кома”да ята. Медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы белән әлеге якташыбыз исән-сау. Бүгенге көндә тернәкләндерү курсы уза.
–Безнең эштә иң мөһиме тизлек!- дип шәфкать туташы Лилия Ганиева да сүзгә кушылды,- Барысын да секундлар хәл итә. Нәрсә булганын аңларга кирәк. Югалып калырга ярамый,- диде ул.
Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә ике табиб, 11 шәфкать туташы, дүрт кече шәфкать туташлары эшли. “Барысы да тәҗрибәле. Ике хезмәткәребез генә яңа белгечләр. Башкаларыбыз бүлек ачылган көннән бирле шушында”,- ди Елена Новоселова. Мәсәлән, өлкән шәфкать туташы Нурия Рәхимуллинаның гомуми эш стажы 30 елга тулган.
–Мин кечкенә вакытта безнең күршедә медпункт бар иде. Шунда эшләүче Тәгъзимә апаның уколлар кадаганын, кешене кабул иткәнен карап утырып кызыга, кызыксына идем. Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Башка өлкәдә эшли дә алмам кебек,- ди Нурия Рәхимуллина. Штат буенча бүлектә 6 табиб-реаниматолог хезмәт куярга тиеш булса да, яшьләр бу белгечлекне сайларга бик атлыгып тормыйлар икән. “Реанимация иң авыр, иң җаваплы участок бит ул! Әлеге тармакта эшләүче табиб барлык өлкәне колачларга тиеш. Монда дәваланучылар мөстәкыйль рәвештә бернәрсә дә эшли алмыйлар диярлек. Аларга гел игътибар кирәк. Кайчагында үз адресыбызга начар сүзләр дә ишетергә туры килә. Бу очракта шуны әйтәм– без берәүгә дә начарлык теләмибез. Һәр авыру бердәй якын”,- ди Елена Новоселова. Соңгы еллар белән чагыштырганда, реанимация бүлегендә авыруларның үлү очраклары ике тапкырга кимегән.
Табиблар җитмәгәч, көне-төне эшләргә туры килә аларга. “Рәттән 2,5 смена хезмәт куйган чаклар да булды. Төн уртасында да чакырып алалар. Гаилә белән иркенләп кайчан ял иткәнемне дә хәтерләмим. Балаларымның ничек үскәнен дә күрмәдем”,- ди бүлек мөдире. Башкалар да аның сүзен куәтләп куйды.
Реанимация бүлегендә бер яшьлек баладан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр дәвалыйлар. Дөресрәге, аларның гомере өчен көрәшәләр. Кыска гына вакыт эчендә реанимация аша күпме кеше үтә. “Без монда табиблар гына түгел, ә тәрбиячеләр дә, җыештыручылар да, сабыйлар өчен әти-әни дә, психолог та, дус та”,- ди хезмәткәрләр. Эш көннәренең бер өлешен күзәтеп, әлеге сүзләрнең хаклыгына инанып кайттык.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз