Аның кысаларында шәһәрдәшләребез “Нократ”–“Вятка” газеталарына быелның икенче яртыеллыгы өчен язылып, истәлек бүләкләре алдылар. Мондый чара традиция буенча һәр язылу кампаниясе чорында оештырыла.
Районның “Нократ”, “Вятка” газеталарына 2014 елның икенче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр генә калып бара. Мамадышның төп хәбәр чыганагы киләчәктә дә өегезгә килеп торсын дисәгез, ай азагына кадәр почта бүлекләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Газетага язылуны шулай ук Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6 йорты адресы буенча урнашкан редакция бинасына килеп тә башкарырга була.
Ә әбүнәче көнендә язылучылар яхшы гәҗитле генә түгел, бүләкле дә булды. Мондый мөмкинлекнең чираттагысы узган атнаның җомгасында туган иде. Үзәк почта бинасында төшкә кадәр 43 кеше район газетасына язылды. Аларга редакция коллективы әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Шушында ук республика матбугатына да язылдылар.
Әбүнәчеләр биредә журналистлар коллективына теләк-тәкъдимнәрен дә ирештерде.
“Нократ” “Вятка” газетасы халыкны соңгы яңалыклар белән таныштыру, актуаль темаларны, кешеләрне борчыган проблемаларны күтәрүдән тыш, укучылары арасында төрледән–төрле бәйгеләр дә үткәрә. Подписка чорында хат ташучылар арасында да ярыш бара.
Язылу бәяләренә килгәндә, “Нократ” яки “Вятка” газеталары физик затлар өчен ярты елга нибары 468 сумга төшә. Дөрес, бу узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 168 сумга кыйммәтрәк. Әмма чыгымның ярты елга икәнен уйлап карасаң, бер дә көч җитмәслек саннар түгел. Аның каравы 6 ай дәвамында гәҗит атнага 2 мәртәбә сезнең өегезгә килеп, ил–көн яңалыклары белән таныштырачак, сезне борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Киләсе яртыеллыкта да Нократтан аерылмагыз!