Шәһәрдә Яшьләр көненә әзерләнәләр

2014 елның 27 июне, җомга

Мамадыш кабаттан бәйрәм мәйданына әвереләчәк. Бу атнаның шимбәсендә шәһәребездә Яшьләр көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Чаралар Совет урамында һәм Нократ яр буенда узар дип көтелә. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмдә катнашучылар рәсем ясау, РЭП уку кебек бәйгеләрдә, спорт ярышларында көч сыный алачак. Нократ яр буенда пляж футболы, пляж волейболы буенча, балык тотучылар арасында көткурслар узар дип көтелә. Кичен концерт программасы тәкъдим итәчәкләр. Яшьләр көне дискотека белән төгәлләнә, дип хәбәр итәләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International