Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 27 июне, җомга

22 нче июнь иртәсендә шәһәр үзәгендә митинг узды. Әлеге дата уңаеннан үткәрелә торган чаралар алдагы көнне үк – шәһәребезнең Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында 4нче санлы мәктәп кадетларының Почетлы каравылыннан һәм кич белән шәмнәр кабызу акциясеннән башланган иде.

Шәһәр үзәгендәге һәйкәл янәшәсенә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары кунак буларак чакырылган иде. Хәтер һәм кайгы митингында алар адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Ветераннар сафы сирәгәйсә дә, алар һаман сафта. Яшьләр белән очрашып, ватанпарвәрлек рухы тәрбияләүдә үз өлешләрен кертеп торалар.

1941 нче елның 22 нче июнендә башланган сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Әлеге кайгылы датадан соң 73 ел вакыт узды. Фронттан килгән хатлар әле дә күпчелек йортта кадерле истәлек булып саклана. 

– Без – сугыш елларын күрмәгән буын вәкиле булсак та, җиңүнең илебезгә бик кыйммәткә бирелүен беләбез. Без тарихны онытырга тиеш түгел. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8меңнән артыгы яу кырында башын салган. Бүген аларның гомерләрен кайтарып алып булмый. Шушы матур тормышны бүләк иткән ветераннарыбыз алдында без мәңге бурычлы. Сезнең алдыгызда баш иябез, –диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Республика хәрби комиссариатының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич та ветераннар алдында үзенең рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук 7 меңнән артык якташыбызның төрле медальләр белән бүләкләнүен, дүртесенең Советлар союзы герое дип игълан ителүен дә ассызыклады ул. 

-Америка тикшерүчеләре Бөек Ватан сугышы елларын компьютерга салып караган. Ә кеше җаны булмаган компьютер: “Сугышта Советлар Союзы җиңелергә тиеш булган,” - дип чыгарган. Дошманнар илебез халкының бердәмлеген, ватаныбызны саклап калу өчен шәһит китәргә  әзер булуын бәяләп бетермәделәр шул, - диде Андрей Синкевич.

Митингта ветераннар исеменнән чыгыш ясап,  ул елларның хатирәләрен яңарттылар.

Якташыбыз, эзтабар язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин ветераннарга багышлап яңа гына язылган шигырьләрен укыды.

Өлкән буынга рәхмәт сүзләрен балалар да җиткереп, үзләре кәгазьдән ясаган күгәрченнән тапшырдылар.

Тантанага җыелганнар сугышта башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аларның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International