Түбән Тәкәнештә авылда урта мәктәп оешуның 75 еллыгын билгеләп үттеләр

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Шушы чор эчендә күпме вакыйгалар шаһите булган ул. Сугыш елларында Ленинград блокадасыннан күченеп килгән балаларга да белем биргән әлеге учреждение.
Элеккеге агач бина тарихта калса да, бүгенге мәктәптә аның үткәне якты хатирәләр булып саклана. Кунакларны матур төсмерләр белән каршы алды ул. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт инде: соңгы елларда белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы уңышлы гына эшләп килә. Түбән Тәкәнештә дә яңа елдан соң тотынган эшләрне шимбә көнге чарага әзерләп бетерделәр. Тыштан ук ялт итеп тора ул. Коридорларыннан, классларыннан күзләр камаша. Мәктәп директоры Наил Хәмизуллин сүзләренә караганда, аны ремонтлауда кайчандыр биредә белем алып, бүгенге көндә төрле җирләрдә хезмәт куючы элеккеге укучыларның ярдәме дә аз булмаган: 500 мең сум чамасы иганәчелек ярдәме күрсәтелгән алар тарафыннан. Юбилейда аларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәмгә кайтканнар элекке чорларны искә төшереп: “Эх, безгә мондый бәхетләр тәтемәде шул“, – дип, яшьлекләрен исләренә төшергәннәрдер. Ни әйтсәң дә, алар өчен мәктәп – иң кадерле урын, чәчәләренә чаллар кунса да, инде күптәннән әби-бабайлар булсалар да, бала-чакларының иң якты хатирәләре шушы белем бирү учреждениесе белән бәйләнгән аларның. 75 ел эчендә кемгәдер 30нчы елгы – колхозлашу, трагик вакыйгалар белән бәйләнешле – 40нчы, дулкындландыргычлы – 50-60нчы, романтикага бай – 70нче, социализм чәчәк аткан – 80нче, үзгәртеп коруларга бай булган  90нчы елларны башларыннан кичерергә насыйп булды. Бай тарихлы мәктәп турында юбилейга кайткан һәркем озак итеп сөйли алыр иде. Аны җитәкләгән берничә шәхес турында әйтеп узып китми булмый. Әнвәр Вәлиев сугыштан соңгы чорларда директорлык иткәндә мәктәптә барлык шартларны тудыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Николай Максимов исеме дә алтын хәрефләр белән Тәкәнеш төбәгендә генә түгел, Татарстанның мәгариф системасында алтын хәрефләр белән язып куелган. 1956-1961нче елларда директорлык итә ул. Максуд Әхмәтов 1963нче елдан алып 22 ел дәвамында белем бирү учреждениесен җитәкли. Бүгенге көндә тугызынчы дистәсенә якынлашып килүче ветеран кичәдә катнашучыларга үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде. Директор булып кем генә эшләсә дә, Тәкәнеш мәктәбе белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә бүген дә күп яктан башкаларга үрнәккә куярлык.
Кунаклар, үзләренә белем биргән авылны сагынып кайтканнар мәктәп белән танышканнан соң мәдәният йортына юл алдылар. Биредә аларны элеккечә барабанчылар каршы алды. Мәртәбәле кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган стеллага чәчәкләр салдылар.  Мәдәният учагының тамаша залында басып торырга да урын юк иде. 
Районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның да Тәкәнеш мәктәбе белән бәйләнеше бар. Әнисе Федосия Максимовна 1952нче елда әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаган. Үзенең чыгышында Анатолий Петрович Тәкәнеш төбәгендә, районыбызда соңгы елларда булган уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Озак еллар үзләрен педагогикага багышлаган укытучыларга, иганәчеләргә район хакимиятенең һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын, спорт әйберләре алу өчен мәктәпкә сертификат тапшырды. Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гиниятуллина да буш кул белән килмәгән иде. Мәктәп коллективына ул математика кабинеты сертификаты бүләк итте. Түбәнтәкәнешлеләрнең республикада капиталь ремонт буенча уздырылган махсус конкурста уңышка ирешәчәгенә ышанычын белдерде. Якташыбыз, Чиләбе шәһәре башлыгы каршындагы координацион Совет рәисенең беренче урынбасары Булат Әхмәтҗановның бүләкләре дә хуҗаларын тапты. Концерт номерлары белән үрелеп барылган чара сизелмичә узды да китте. Аннары төрле елларда Түбән Тәкәнеш мәктәбен тәмамлаганнар спорт мәктәбе ишегалдындагы мәйданда очрашу мизгелләрен дәвам иттеләр. Биредә аларга яшьлек хатирәләрен искә алырга вакыт җитмәгәндер дип уйлыйм.
Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен 75 ел эчендә 10 меңгә якын кеше тәмамлый. Иң күп чыгарылыш 1978нче елда була – 150 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты ала. Ә иң аз чыгарылыш 1962нче елда – 8 укучы гына. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International