Бу хакта Тырлау асты мәйданында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Эшлекле сөйләшү район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Биредә фестивальне оештыру мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.
–Быел без барыбыз да яратып өлгергән бәйрәмебезнең кечкенә генә юбилеен үткәрәбез. Беренче Питрау әле дә истә. Ул чагында авыл бәйрәме генә иде. Ә хәзер зур масштаблы, республика әһәмиятендәге фестиваль булып үсте. Без аны тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрергә тиеш,– диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Традиция буенча фольклор, балалар һәм эстрада сәхнәләре эшләячәк. Ат чабышлары, милли көрәш, һ.б. кызыклы уеннар, ярышлар, “Керәшен чибәре” конкурсы көтелә.
Шулай ук күп кенә яңалыклар да бар. Мәсәлән, мәйданга керү юлына яңа капкалар куелачак. Елга ярын киңәйтәчәкләр һәм анда катамараннар, ясалма аккошлар китерергә уйлыйлар.