Ак халатларны бәйрәм күлмәкләре алыштырды. 20нче июньдә медицина хезмәткәрләре сабантуен билгеләп үтте.
Шәһәр стадион–ипподромында үткән бәйрәм гадәттәгечә иң лаеклыларны, иң булдыклыларны бүләкләүдән башланды. “Медиклар армиясе“ профсоюз комитеты рәисе Лилия Сәгъдиева активларга республика комитетының һәм җирле оешманың Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Аның тарафыннан үз адресына җылы сүзләр ишеткән һәркем тагын да канатланыбрак эшләргә вәгъдә итте. Баш табиб Дамир Хаҗиев РФ Һәм ТР, район муниципалитеты, үзәк хастаханәнең Мактау грамоталарын ияләренә тантаналы җиткерде. Үз чыгышында районыбызда сәламәтлек саклау даирәсенә игътибар зур булуын ассызыклады, авылларында яңа ФАПлар төзелүенә, амбулаторияләрнең яңаруына, район үзәк хастаханәсенә яшь кадрларның күп килүенә сөенүен әйтте.
–Районыбызда медицина хезмәткәрләренең потенциалы зур, энергия һәм тырышлык запасы белән без барлык алга куелган бурычларны уңышлы үтәп барабыз,- диде Дамир Хаҗиев.
Район башлыгы Анатолий Иванов та ак халатлыларга олы рәхмәтләрен җиткерде, халыкка бик кирәкле һөнәрләрендә сабырлык, уңышлар теләде.
Инде дистә елдан артык үткәрелүче әлеге бәйрәмне юкка гына Медиклар сабантуе дип атамыйлар. Бу юлы да барысы да гаиләләре, балалары белән килгәннәр иде. Спортны үз итүче, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләргә бик күп күңелле, актив уеннар тәкъдим ителде. Командалар ярышканда әлбәттә дуслык җиңде.
Актерлык, җырлау талантлары булганнар сәхнә түреннән төшмәде бу көнне. Мәсәлән, ТРның атказанган табибы Изиль Сингатуллинны кабат-кабат сорап җырлаттылар.