ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга
Икмәк кабул итү предприятиясенә быелның беренче олаулары кайта башлады. Яңа ашлыкны “Нократ” агрофирмасы басуларыннан китерделәр. 

22
июль, 2014 ел
сишәмбе

Мамадыш   районы  Түбән  Әрнәш  авылында  яшәүче  Тарасова Анна  Андреевна  шушы көннәрдә 90  яшьлек юбилен  билгеләп үтте.  

24нче июль көнне – 2нче санлы лицейда районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелә. Бәйрәм кичке 8дә башлана. Мәҗлестә районыбыз җитәкчелеге, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашуы көтелә. Мәҗлес тәмамланганнан соң, мәчетләргә тәравих намазына халыкны автобуслар озатачак. Ифтар мәҗлесендә катнашырга теләгән кешеләр рәхим итсеннәр! 


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Мамадыш районы электр челтәре оешмасында тантаналы чара узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, “Челтәр компаниясе” ААҖнең Алабуга филиалы директоры Эдуард Шаронов, ТР атказанган энергетиклары, тармак ветераннары, Мамадыш районы электр челтәре оешмасы коллективы катнашында “Алабуга электр челтәре” җәмгыяте барлыкка килүнең 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. 

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз”. Татарстанда шул исемдәге фоторәсемнәр конкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгедән “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиясе” дә читтә калмады. 
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсын “Команда 2013” һәм “Кадровый резерв” ТР проектлары катнашучылары оештыра. Алар  ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган.

2012 нче елда район буенча 2 нче урын, 2013 тә – 3 нче баскыч, ә Алабуга электр челтәре филиаллары арасында – 2 нче урында. Бу уңышларның хуҗасы–Мамадыш районы электр челтәре оешмасы коллективы.
Түбән Ушма авылы мәчетенә 110 яшь тула. Әлеге датаны зурлап билгеләп үтәчәкләр. Бу турыда район мөхтәсибәтеннән хәбәр итәләр. Шушы көннәрдә юбилей чараларына әзерлек максатыннан беренче киңәшмә дә үтте. 

18
июль, 2014 ел
җомга
“Трудовик-орлык“ агрофирмасының бүген үк гектардан 40 центнер уңыш вәгъдә итә торган басулары бар. Ак Чишмә авылы янәшәсендәге басуда кукуруз 2 метрдан биегерәк күтәрелгән инде. Игеннәр өлгереп килгәндә җитәкчеләр җыелып басуларның торышы белән танышып чыгу районыбызда гадәткә керде. Быел да муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында, алар басуларны карап әйләнделәр.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Мамадыш раойнында  15нче августка кадәр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара. Моның турында кичә эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова искәртеп узды. 

6нчы август көнне Мамадышта республика күләмендә чираттагы чара узачак. Татарстан төзүчеләренең һөнәри бәйрәмен нәкъ менә безнең шәһәрдә билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта бүген барлык җитәкчеләр белән үткәрелгән район киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International