Мамадыш подстанциясендә мемориаль такта ачылды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Бүген Мамадыш районы электр челтәре оешмасында тантаналы чара узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, “Челтәр компаниясе” ААҖнең Алабуга филиалы директоры Эдуард Шаронов, ТР атказанган энергетиклары, тармак ветераннары, Мамадыш районы электр челтәре оешмасы коллективы катнашында “Алабуга электр челтәре” җәмгыяте барлыкка килүнең 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. Ул оешканчы мамадышлылар Идел буе электр челтәре оешмасына буйсынган. Юбилей чарасында искәртүләренчә, “Алабуга электр челтәре”нә караган оешмалар арасында, Мамадыш коллективы иң бай тарихлылардан исәпләнә. Ул үзенең эшчәнлеген 1967нче елның декабрь аенда башлаган.

Киләчәктә Мамадыш районы электр энергиясе белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе ягыннан Россиядә беренче урынга чыгачак. Бу хакта “Челтәр компаниясе” ААҖнең “Алабуга электр челтәре” филиалы директоры Эдуард Шаронов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, безнең төбәктә 2 елга исәпләнгән программа эшли башлый. Максаты– электр линияләрен, җиһазларны яңарту. Бу эшләр якынча 200 млн. сумга төшәр дип көтелә.

Кунакларның тәбрикләү сүзләреннән соң, оешма территориясендә мемориаль такта ачылды. Аның янәшәсендә бәйрәмгә килүчеләр истәлеккә фотога төштеләр. Азактан ветераннарга күчтәнәчләр салынган пакетлар өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International