Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Түбән Ушма авылы мәчетенә 110 яшь тула
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Әлеге датаны зурлап билгеләп үтәчәкләр. Бу турыда район мөхтәсибәтеннән хәбәр итәләр. Шушы көннәрдә юбилей чараларына әзерлек максатыннан беренче киңәшмә дә үтте.
“Алдыбызда олы бурыч тора. Бер гасырдан артык тарихы булган мәчет йөзен тапламыйча без аның 110 еллыгын билгеләп үтәргә тиешбез. Бәйрәм чарасына Казан каласыннан шәрәфле кунаклар да инде чакырулы”,- диде район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев Т. Ушма мәхәлләсендә узган киңәшмәдә.
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, «Татэнерго» ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев, күрше район мөхтәсибләре һәм башка бик күп кунаклар гасыр шаһиты булган мәчет белән генә түгел, данлыклы Т. Ушма авыл җирлеге белән дә якыннан таныша алачаклар. Әлбәттә, район мөхтәсибәте әлеге киң масштаблы чараны оештыруда ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Дин әһелләре үтенеченә битараф калмаган район башлыгы Анатолий Иванов та әлеге изге эштән читтә калмаячагын белдерде. Корбан Гаете аенда узачак олугъ чарага кадәр бераз вакыт бар. Шул арада мәчеткә илтүче авыл урамнарын тәртипкә салырга чакырды ул. УПТК оешмасы тарафыннан авыл урамына асфальт түшәлер, дип ышандырды Анатолий Иванов.
Җирлек башлыгы Рафаэл Муллаәхмәтовка әлеге урамдагы ташландык хәлгә килгән йортларны тәртипкә китерү вазыйфасы йөкләнде. Ә инде мәчеткә яңа сулыш өрергә Т. Ушма авыл җирлеге инвесторы Рифат Мотыйгуллин алыначак. Мәчетнең эчен төзекләндерү, тышын агарту, шомарту ише эшләр,истәлекле сувенирлар җитештерү аның ярдәме белән башкарылачак. 10 нчы октябрьдә узачак “Авыл көне” мәчет каршындагы чаралар белән башланып китәчәк, биредә мәчет тарихын чагылдыручы зур эскпозиция белән дә танышырга мөмкин булачак. БВС кырында һәлак булганнар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә торгызылган һәйкәл ачылышы көтелә. Авылдашлар өчен аттракционнар, сәүдә рәтләре, кичен авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты көтелә. Биредә исә Мингол Галиев, Ильяс Халиковның аһәңле тавышларын ишетергә мөмкин булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз