Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Күкрәп үсә иген
2014 елның 18 июле, җомга
“Трудовик-орлык“ агрофирмасының бүген үк гектардан 40 центнер уңыш вәгъдә итә торган басулары бар. Ак Чишмә авылы янәшәсендәге басуда кукуруз 2 метрдан биегерәк күтәрелгән инде.
Игеннәр өлгереп килгәндә җитәкчеләр җыелып басуларның торышы белән танышып чыгу районыбызда гадәткә керде. Быел да муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында, алар басуларны карап әйләнделәр. Маршрут “Трудовик-орлык“ агрофирмасыннан башланган иде. “Память Кунакбаева“ сортлы арышның башаклары бөртекләр авырлыгыннан аска иелгәннәр инде. Ә бөртекләр – эре. “Безнең зонада игелә торган арышның иң яхшысы бу,“ – диде “Россельхозцентр“ның район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов. “Биологик уңышы 45 центнер чамасы,“ – дип бәяләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов. Басу чиста, чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшләгәннәре күренеп тора. Хуҗалык күпьеллыкларын яңартуга да җитди карый. Быел да 300 гектар кливер чәчкәннәр. Искеләрен сукалап, көзге бодай үстерәләр. Клевердан соң туфракта калий, фосфор күп кала. Пятилетка-Отарка тирәсендә май аендагы яңгыр яумаган иде. Басуларына гербицидлар белән мочевина да сиптергәннәр. Аның да файдасы бик зур булган. Культуралы үсемлекләрнең флаг-яфраклары эре. Ә ул яфрак үсемлек үскәндә фотосинтезның 30 процентын башкара. Хуҗалыкта чәчүлекләрне шытымнар чыкканчы һәм шытымнар чыккач тырмалыйлар. Ә алар – чүп үләннәргә каршы көрәштә нәтиҗәле чара, 80 процент солычаны юк итәләр. Язгы бодайның тәҗрибә участогын оештырганнар. Анда унбиш төрле сорт сынала.
“Омар“ агрофирмасы рыжик культурасын суктыра башлаган инде. Уңышы гектардан җиде центнер чамасы чыга хәзергә. Килограммын илле сум тирәсендә сатып алалар икән. “АПК “Азык-төлек программасы“ хуҗалыгы быел кукурузны 3700 гектар чәчкән, бер өлеше суктырып алыначак. Солоска салынасы басуларның иртә срокта чәчелгәннәре ике метр биеклеккә җиткәннәр инде. Әле тагын бер ай үсәселәре бар. Өч йөз гектар арышларын урып сенажга салганнар. Аның урынына суданка, бодай, тары катнашмасы чәчелгән. Былтыр да шулай эшләп, әлеге азык катнашмаларыннан гына бер баз тутырып куйган булганнар. “Шакирҗанова“ крестьян-фермер хуҗалыгы соңгы елларда күпьеллыкларны орлыкка калдыру белән яхшы эшли башлады. Быел да Урта Кирмән җәйге лагеры янындагы басулары суктырып алыначак. “Передовик“ агрофирмасы уҗымнарны 700, язгы культураларны 1200 гектар чәчкән иде. “Быел уракка тагын бер комбайн кирәк булачак,“ – диләр. Арпаның “Вакула“ сортын да үстерәләр. Басуы яхшы. Хуҗалыкта быел орлыкларны авбивод биологик препараты белән эшкәртеп чәчкәннәр. Басуларны химик эшкәртү вакытында да кушылган ул. Нәтиҗәдә башаклар эре булып формалашканнар, буйга үсәргә дә ярдәм иткән. Былтыр “Передовик“ егерме тонна күпьеллык орлыгы суктырып алган булган. Аларны чәчү өчен Омар ягында дүрт йөз гектар җир әзерләп куйганнар. Быел да орлыклык участоклары бар, бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. “Азык-төлек корпорациясе“ басулары да яхшы. Уҗым культураларына көз дә, яз да минераль ашламалар кертелгән иде. “Семиозерка“да яңа культуралардан торма, люпин, горчица үстерәләр. Мең гектар кукурузлары бөртеккә суктырып алыначак. Усали агрохимиклары, уңышның быел мул буласын күреп, ындыр табакларының түбәсен алыштырганнар. Аларның да басулары чиста.
–Басуларны болай әйләнеп чыгуның файдасы бик зур. Җитәкчеләр башкаларның ничек эшләгәннәрен күрәләр. Яңа сортлар сатып алу, җир эшкәртү технологияләре турында сөйләшәләр. Алдагы елларда ялгышларны кабатламас өчен нигез тудырыла. Башта куркытса да, быел җәй бик уңышлы килде. Ел ярымлык терлек азыгы запасы әзерләрлек мөмкинлегебез бар. Басудан мул уңыш җыеп алу мал санын арттырырга, терлекчелек продуктлары җитештерүне үстерергә дә мөмкинлекне арттыра, – диде ахырдан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.
Кырларыбызда мул уңыш үсә. Аларны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга гына язсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз