Бәйрәм арты бәйрәм

2014 елның 22 июле, сишәмбе
24нче июль көнне – 2нче санлы лицейда районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелә. Бәйрәм кичке 8дә башлана. Мәҗлестә районыбыз җитәкчелеге, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашуы көтелә. Мәҗлес тәмамланганнан соң, мәчетләргә тәравих намазына халыкны автобуслар озатачак. Ифтар мәҗлесендә катнашырга теләгән кешеләр рәхим итсеннәр! 
Фитра сәдакасенең күләме быел 50 сум дип билгеләнде.  Аны гаеткә кадәр мохтаҗларга бирергә өлгермәүчеләр, мәчетләргә тапшыра ала. Мәчетләр үз чиратында ул сәдакаларны мохтаҗларга таратуны оештырачак.   28нче июль – олы бәйрәм, Ураза гаете. Районыбыз мәчетләрендә бәйрәм чаралары 3 сәгать 30 минутта башлана.  Гает намазы 5 сәгать 10  минутта укыла.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International