Беренче олаулары кайта башлады

2014 елның 25 июле, җомга
Икмәк кабул итү предприятиясенә быелның беренче олаулары кайта башлады. Яңа ашлыкны “Нократ” агрофирмасы басуларыннан китерделәр. 

Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе директоры Рифат Мәхмүтов “Нократ” агрофирмасы хезмәткәре Михаил Галкинга истәлек бүләге тапшырды. Алдынгы шофер мондый хөрмәткә быелгы беренче олауны алып килү бәрабәренә лаек булды. Икмәк кабул итү оешмасы өчен үз кеше ул. Моңарчы, берничә сезон шушы коллективта тир түккән.
Быел икмәк кабул итү предприятиесенә беренче ашлык бу атнаның чәршәмбесендә кайта башлады. 
Предприятиенең җитештерү-техник лабораториясе мөдире Ләйсән Миннегалиева сүзләренә караганда, беренче арышның дымлылыгы 45, чүплелеге – 8 процент тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International