Татарстан төзүчеләре Мамадышта бәйрәм итәчәк

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

6нчы август көнне Мамадышта республика күләмендә чираттагы чара узачак. Татарстан төзүчеләренең һөнәри бәйрәмен нәкъ менә безнең шәһәрдә билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта бүген барлык җитәкчеләр белән үткәрелгән район киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Бу көнне шәһәрдә яңа кирпич заводы да кулланылышка тапшырылачак. Анатолий Иванов шәһәрдә чисталыкны саклауга аеруча зур игътибар бирергә чакырды. Август ае шәһәр көнен үткәрү чоры да бит әле. Ул быел башлангыч фаразлар буенча 27нче август көнне үтәр дип көтелә.

Киңәшмә дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында эш барышын анализладылар. Район башлыгы искәрткәнчә, аграрийларга терлек азыгын  ике елга җитәрлек күләмдә әзерләү зарур. Авыл җирлекләрендә оешкан печәнчеләр бригадаларына да эшне активлаштыру зарур, диде Анатолий Иванов. Алга таба шәһәребездә эшчәнлек алып баручы банкларның хисап чыгышлары тыңланды. Алар төп күрсәткечләрен һәм планнарын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International