Район электрчылары матурлык ярата

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
2012 нче елда район буенча 2 нче урын, 2013 тә – 3 нче баскыч, ә Алабуга электр челтәре филиаллары арасында – 2 нче урында. Бу уңышларның хуҗасы–Мамадыш районы электр челтәре оешмасы коллективы. Агымдагы елда исә  тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү буенча беренчелеккә омтылалар. 
Мамадышлылар тирә-юньне чисталыкта тотуга әкренләп ияләшә баралар. Район оешма-предприятияләре арасында оештырылучы махсус конкурс та , билгеле, моңа зур этәргеч булды. Бер кемнең дә кара исемлектә “балкыйсы” килми. Район буенча, 2012 нче елда-2 нче урын, 2013 тә – 3 нче урын, Алабуга электр челтәре филиаллары арасында – 2 нче урын. Быел исә беренчелекне яулар өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар район электр челтәре оешмасында . Әлеге максатларда Алабуга электр челтәре оешмасы матди мөмкинлекләр дә тудыра. 
Тирә-юньгә хуш ис бөркеп торучы гөл-чәчәкләрдән экспозицияләрне булдыру, оешма территориясендәге чия, карлыган, слива, селекцияләнгән, 3 төрле сорт алма бирүче агачларны карап тоту эше белән уңган ханымнар шөгыльләнә. Мисалга, Римма ханым район электр элемтәсе челтәренә инде 17 ел тугърылыклы.
Район оешма-предприятияләре, шәхси йортлар арасында тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү буенча буенча конкурс әле дә дәвам итә. Сез дә бәйгедә катнашып үзегезне таныта , кызыклы бакчачы идеяләрегез белән бүлешә аласыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International