Мамадышның тарихи урыннары конкурста катнаша

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз”. Татарстанда шул исемдәге фоторәсемнәр конкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгедән “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиясе” дә читтә калмады. 
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсын “Команда 2013” һәм “Кадровый резерв” ТР проектлары катнашучылары оештыра. Алар  ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган.
“Татарстанда горурланырлык нәрсәләр бар, һәм дөнья аның турында белергә тиеш”, - дип билгеләде ярышны оештыручылар.
Бәйгедә катнашучылар да моның белән тулысынча килешә.
–Безнең Мамадышыбызда да Татарстан халкына, Россия төбәкләреннән яки чит илләрдән килгән кунакларга горурланып күрсәтерлек урыннар шактый. Нократ яр буе үзе генә дә ни тора бит! Җырлаучы ике фонтаныбыз бар! Бу матурлыкны һичшиксез башкалар да күрергә тиеш,– ди конкурста катнашучы Елена Злыднина.
–Истәлекле һәм тарихи урыннардан тыш, Мамадыш күренекле шәхесләре белән дә танылу алды. Мәсәлән, композитор Яруллиннарны гына алыйк. Аларның әсәрләрен башка төбәкләрдә дә беләләр һәм яраталар. Мин туган ягымны бик үзенчәлекле дип саныйм,– диде конкурста катнашучы Артур Корчагин.
Конкурска старт Казан халыкара аэропортында, Кырымга җәйге сменага китүче “Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр иҗат фестивале җиңүчеләрен озатканда бирелгән.
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” бөтенреспублика фотоконкурсын оештыручылар Татарстанның матур күренешләре һәм #нашареспублика хэштегы белән 100дән артык открытка таратканнар.
“Конкурс – Татарстанны ниндидер бер медиатрендка әйләндерү өчен, бик шәп идея, аның турында бөтен дөньяда миллионлаган һәм миллиардлаган кешеләр беләчәк. Без Универсиаданың бер еллыгын билгеләп үттек һәм Татарстанда булган бар нәрсә белән дә горурланабыз”, - ди оештыручылар. 
Конкурста катнашу шартлары гади – туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк, шулай ук тема ирекле дә була ала. Иң мөһиме – фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга кирәк. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 нчы августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Жюри берничә критерий буенча материалларга бәя бирәчәк.
Бәйгегә сентябрь башында нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International