Мамадыш раойнында 15нче августка кадәр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара. Моның турында кичә эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова искәртеп узды. Рәсми мәгълүматлар буенча быел беренче сыйныфка 370 тән артык мамадышлы керәчәк, шуларның 221 финанс ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләнгән. Акция кысаларында шулай ук авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче өлкән сыйныф укучыларына да ярдәм итәргә була.