ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Кемнәр юл–транспорт һәлакәтенә ешрак юлыга һәм бу автомәктәпләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин? 

Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре авылны яңарту буенча актив эшчәнлек алып баралар.


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 12 нояберендә Мамадыш районы делегациясе Балтач районы Борбаш авылында үткән ана һәм бала темаларына, гаилә институтына, милли гореф-гадәтләрне саклауга багышланган бәйрәмдә катнашты.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Түбән Ушмы авыл китапханәсендә “ Китап – тарихи байлыгыбыз” дигән китапханә сәгате узды.
2014 нче ел Татарстанда  һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Красная Горка авыл җирлеге территориясендә 3 яңа тукталыш павильоны барлыкка килде. 
“Усалиагрохимсервис” җәмгыяте быел игенчелектә дә, терлекчелектә дә текә күтәрелеш кичерә. Моңа коллективның 9 айда ирешкән күрсәткечләрен анализлап та инанырга мөмкин. Хуҗалык “Татагрохим” карамагына кергән бүлекчәләр арасында да лидер.
Мәктәп менюларын белем бирү учреждениеләренең сайтларына урнаштырачаклар. Бу ата-аналарга көн саен пешекчеләрнең тәкъдимнәрен карап барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге идеяны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җиткерде. 
Якташыбыз 65 кг авырлыктагы кабак үстергән! Берсут–Сукачы авылында яшәүче Мөхәммәт Фәссаховны бу эшнең остасы дип тә атарга мөмкин. Икенче ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала ул.
Бурычлыларны суд приставлары тикшерә. Торак–коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрнең өйләренә киләчәкләр. Бу хакта бердәм исәпләү үзәгеннән кисәтәләр. Исемлек башында бурычлары 5 мең сумнан арткан гражданнар тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International