Усали АХС” җәмгыяте базасында республикакүләм семинар үтте

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
“Усалиагрохимсервис” җәмгыяте быел игенчелектә дә, терлекчелектә дә текә күтәрелеш кичерә. Моңа коллективның 9 айда ирешкән күрсәткечләрен анализлап та инанырга мөмкин. Хуҗалык “Татагрохим” карамагына кергән бүлекчәләр арасында да лидер.

Бу атнада “Усали АХС” җәмгыяте базасында республикакүләм семинар үтте. аның эшендә “Татагрохим” карамагындагы хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнаша. Бүгенге көндә җәмгыять 31 бүлекчә һәм аларның 18 ярдәмче хуҗалыгын берләштерә. Барлыгы 26 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Быел аларның һәр гектарыннан уртача 26,5 центнер уңыш җыеп алганнар. Ә Усали агрохимикларында әлеге күрсәткеч 34 центнер тәшкил итте. Терлекчелектә дә узган елгы белән чагыштырганда үсеш белән баралар. 
Лайф Рәис Гасыймов, р–н а/х һәм а/т идарәсенең бүлек җитәкчесе
–Игенчелекнең һәм терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең төрле юлларын эзләнәбез, – ди “Усалиагрохимсервис“ җәмгыяте директоры Рашат Фазылов. Малларны асрау технологияләрен төгәл үтәп, ит һәм сөт җитештерүне тагын да арттыра барырга гына кирәк. Сыерлар белән бер рәттән абзарда буаз таналар да тоталар. Беренче яртыеллыкта егерме биш тана бозаулатканнар иде. Тагын каплатылган утыз таналары бар. Белгечләр: “Һәр елны төп көтүнең егерме биш проценты яңартылап барыларга тиеш,“ – диләр. Ә биредә 125 савым сыер. Димәк, быел бу күрсәткеч югарырак та булачак. 
Агрохимикларның төп эшләре – җирләрне известьлау, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чараларын кайтаруда һәм аларны куллануда ярдәм итү...      
Безнең районда туфрак ачы. Аны бары известь кертеп кенә нормага китереп була,– ди белгечләр. 
Усали агрохимикларының сатарга әзерләп куйган 420 тонна бодайлары һәм 440 тонна арпалары бар. 4-5 миллион сум акча, дигән сүз бу. Көзге бодайның дүрт төрле сортын үстергән булганнар. Күпьеллыклардан соң чәчелгән “Экадо 70“ сортының клейковина микъдары 23,3 процент тәшкил иткән. Димәк, ул өченче класс таләпләренә җавап бирә һәм аны икмәк-булка әйберләре пешергәндә  кулланырга була. 
“Мамадыш – республикада ике “Агрохимсервис“ та сакланып калган бердән-бер район. Усали агрохимикларының эш нәтиҗәләре бигрәк тә яхшы. Шуңа күрә 9 айлык йомгакларга багышланган киңәшмәне анда үткәрергә булдык,“ – диде “Татагрохим“ генераль директоры Наил Гобәйдуллин.

Усали агрохимикларының югары уңыш алуларының сере нәрсәдә соң, дигән сорауга: “Хөкүмәт биргән минераль ашламаларны да, биологик ашламалар да кертәләр, үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау чараларын да киң кулланалар”,– дип җавап бирделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International