2014 нче елның 12 нояберендә Мамадыш районы делегациясе Балтач районы Борбаш авылында үткән ана һәм бала темаларына, гаилә институтына, милли гореф-гадәтләрне саклауга багышланган бәйрәмдә катнашты. Делегация составында мәдәният һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, “җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы бар иде.
Бәйрәм Борбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан “Аулак өй” милли бәйрәм кичәсен күрсәтүдән башланды. Кунаклар фойеда оештырылган “Милли бизәкләр” күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Анда бар кеше дә зур кызыксыну белән Балтач районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район хастаханә акушер-гинекологы Наилә Камалиева, Татарстанның Баш казые Җәлил Фазлыев, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың чыгышларын тыңладылар. Чыгышлар эчтәлекле музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Әйтергә кирәк, бәйрәм югары дәрәҗәдә үткәрелде.Чыннан да Балтач районында яшь буынны тәрбияләүгә, милли гореф-гадәтләрне, туган якка карата булган мәхәббәтне саклап калуга бик зур игътибар бирелә. Килгән һәр кеше бу чарадан күп мәгълүмат һәм тәҗрибә алган дип ышанасы килә.