Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Менюлар сайтка урнаштырылачак
2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Мәктәп менюларын белем бирү учреждениеләренең сайтларына урнаштырачаклар. Бу ата-аналарга көн саен пешекчеләрнең тәкъдимнәрен карап барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге идеяны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җиткерде.
Шәһәрнең икенче санлы лицеенда узган киңәшмә мәктәпләрдә укучыларны тукландыруны оештыруга багышланды. Эшлекле чарага рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклавынча, белем бирүне оештыру акыллы балаларны тәрбияләүне генә түгел, аларның сәламәтлекләрен дә күз уңында тотарга тиеш.
–Бүгенге буын киеренке шартларда яши. Дәресләрдән соң балалар түгәрәкләргә, спорт секцияләренә ашыгалар. Аларның кайберләренең графиклары өйгә кереп тамак ялгап алырга да вакыт калдырмый торган итеп төзелгән. Ата-аналарның вакытында ашарга өлгертеп җиткермәүләрен дә танырга кирәк. Менә шуңа күрә дә мәктәптәге ашау тәмле дә, шул ук вакытта файдалы да булырга тиеш, – диде Илнар Хафизов.
Мәктәптә бүген ашату балансланган ике ике атналык менюга нигезләнгән. Дөрес, аш яисә ботка пешекченең генә осталыгына бәйле булмаска мөмкин. Беренче чирек тәмамланып килә, әмма кайбер белем бирү учреждениеләренең директорлары һаман да взнослар җыю буенча әти-әниләр белән уртак тел таба алмаганнар.
–Аңлагыз, бу мәҗбүриләп акча җыю түгел, без моңа кискен каршы. Ата-аналардан взнослар законлы нигездә җыела. Алардан җыелган суммага, ул күп очракта 200 сумга тигез, җирле бюджеттан дотация һәм мәктәпләрнең бизнес-планнары нигезендә эшләп алган акча да өстәлә, – диде Илнар Хафизов.
Киңәшмәдә аутсайдерлар рәтендә йөргәннәрне урыннарыннан да бастырдылар. Алар киләчәктә аерым контрольдә булачак. Кемнедер начар уңыш алган өчен тәнкыйтьләсәләр, икенче берәүләргә ата-аналар белән уртак тел таба алмаганнары өчен “эләкте“.
Әлеге чарада ике мәртәбә тукландыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Районыбызның белем бирү учреждениеләренә ул әлегә авырлык белән генә кертелә. 2008нче елда кабул ителгән, мәктәптә туклануны көйләүче нормалар буенча, беренче ашау белән икенчесе арасындагы вакыт 4 сәгатьтән артмаска тиеш. Дөрес, ата-аналар әлеге чараларның кирәклеген инкарь итмәделәр. Бәхәсләр оештыруга кагылышлы иде. Авыл мәктәпләрендә ике мәртәбә ашаталар, шәһәрдәге белем бирү учреждениеләрендә 400дән артык баланы икенче тапкыр ничек тукландырырга икән дип баш ваталар. Илнар Хафизов идеядан баш тартырга кирәкмәслеген, әлеге проблеманы уңай хәл итүнең юллары табылачагын ассызыклап үтте.
–Минем балам йокларга ярата, иртән чәй дә эчми, кайчагында өлгерми дә. Бар өмет – мәктәптә. Мин анда балама сәламәт ашау тәкъдим итәрләр дип уйлыйм. Үзебезнең кухняда аксымнар һәм углеводлар турында уйлыйбыз мыни без? Әлбәттә, юк. Мәктәптә исә бу мәсьәләдә катгый.
Киңәшмәдә сыйныфлар җитәкчеләренә дә катгый таләпләр куелды. Аларга ашатуны контрольгә алырга куштылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз