Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре авылны яңарту буенча актив эшчәнлек алып баралар

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре авылны яңарту буенча актив эшчәнлек алып баралар. Бу араларда Соколка авыл җирлегендә зур реконструкция эшләре алып барыла. Җирлек башлыгы Газинур Аскаров һәм сәркәтип Галина Заболотская авылдашларының сорауларына һәм теләкләренә тиз арада җавап бирәләр. Күптән түгел авыл урамнары яңартылды, яңа юллар ачылды. Соколканың үзәктә урнашкан чиркәвендә зур реконструкция эшләре алып барыла. Бу зур эшкә читтә яшәүче авылдашлары да зур өлеш кертә. Чөнки җирлек җитәкчеләре алар белән тыгыз элемтәдә тора.

Җирлектәге өлкән буын Газинур Аскаровка һәм Галина Заболотскаяга даими игътибарлары өчен бик рәхмәтле. “Авыл көннәре, гражданнар җыелышы, башкарма комитет җыелышлары – болар барысы да авыл халкын кайгырту йөзеннән эшләнелә торган чаралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International