2014 нче ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә.

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2014 нче ел Татарстанда  һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 12 нче ноябрь көнне  Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә бердәнбер беренче  сыйныф укучысы Кузнецова Кристина Владимировнага мәдәни көндәлек тапшырылды.

       Әлеге көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Тарихи-мәдәни урыннарга баргач, мәдәният оешмасының билге- тамгасын көндәлектәге махсус битләргә  куйдыру кирәк. Шулай ук үзеңә ошаган вакыйгалар турында да язу мөхим. Көндәлекне пөхтә итеп алып барсаң, әти-әниләр белән конкурста катнаша аласың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International