Яңа тукталыш павильоны барлыкка килде

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Красная Горка авыл җирлеге территориясендә 3 яңа тукталыш павильоны барлыкка килде. Халыкның теләген исәпкә алып, аларны кешеләр күпләп җыела торган участокларга урнаштырдылар. Бу– “ОЛИМП” спорт–сәламәтләндерү комплексы, Шишкин күпере һәм Красная Горка авылы башындагы соңгы тукталыш. Павильоннар халыктан җыелган үзара салым акчасына алынган. Эшләрне “ПМК Мелиорация” оешмасы башкарды,– ди җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина. Моннан тыш, тукталыш территорияләре төзекләндерелгән, өстәмә юл билгеләре урнаштырганнар. Киләсе елга җәмәгать транспортының маршруты үзгәрү сәбәпле, өстәмә павильоннар урнаштырылачак. Бер үк вакытта искеләрен дә яңарту көтелә,– дип хәбәр итәләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International