ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Премьералар сезоны талантларны барлады. Мамадыш тамашачысы бәлки әкият көткәндер, әмма барысы да нәкъ тормыштагыча булды.

Димитровград шәһәрендә Идел буе төбәкләре арасында милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге чара Россия Спорт министрлыгының төбәкара, бөтенроссия, халыкара, физкультура һәм спорт чараларының бердәм календарь планы кысаларында оештырылды. 
Район башкарма комитетының административ комиссиясе санитар-экологик икеайлыкның үзәгендә кайный. Авыл җирлекләре буенча рейдларны башлап та җибәрде алар. Аның беренчесе Тау иле төбәгендә оештырылган иде. Чираттагы сәфәр Усали зонасында.
Бу көннәрдә шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбендә методик атналык үтә. Аның кысаларында барлык дәресләрне дә диярлек Сингапурлыларның укыту ысулын кулланып уздыралар. Аерым бер көнне чараларга кунак буларак әти-әниләр дә чакырулы иде. 

Мамадышлылар Алабуга кунакларына эйфель манарасын бүләк итте. Символик сувенирны район башлыгы Анатолий Иванов КФУ-ның Алабуга институты директоры Елена Мерзонга тапшырды. 

 Районыбыз авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен министрлык белгечләре “яхшы“ дип бәяли. Бу атнада аграр ведомство вәкилләре төбәгебезгә тикшерү белән килгән иде. 

Мамадышта Донор   көне  узды. Район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән чарага 120 артык кеше килгән иде.

Яшь талантлар арасында “Нократ дулкыннары“ фольклор фестивале үтте. Өченче мәртәбә уздырылучы бәйгенең төп максаты балалар күңелендә халык җырларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту, янәшәдә яшәүче башка милләтләрнең дә сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү.

Мамадыш хоккейчыларын баян моңнары астында каршы алдылар. Илья Шевяхов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз хоккей буенча ТР беренчелеген отып кайтты.

11 нче апрель көнне 2А, 2Б һәм 3А класс укучылары Тормыш дәресләре кысаларында шәһәребезнең РАЙПО сәнагать үзәгенә сәяхәт кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International