Районыбыз авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен министрлык белгечләре “яхшы“ дип бәяли. Бу атнада аграр ведомство вәкилләре төбәгебезгә тикшерү белән килгән иде. Алар техникаларның торышы һәм чәчүлек материал базасы белән генә танышып калмады, ә игенчеләрнең үзләре белән дә очраштылар.
Яз – игенчеләр өчен сынау чоры булып тора. Әлеге фасылның бер көне ел туйдыра, дип тә юкка гына әйтмәгәндер, халык. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексына караучы оешмаларда төп игътибар техникаларны сафка бастыруга бирелә. Дөресрәге, ремонт эшләре күпчелегендә инде төгәлләнгән дияргә дә мөмкин. Хәзерге вакытта агрегатларны комплектлау эшләре башкарыла.
-Бүгенге көндә тулаем алганда хуҗалыклар язгы кыр эшләренә әзер. “Шакирҗанова“, “Передовик“ кебек хуҗалыкларда гына бераз төгәлләп бетерәсе эшләр бар әле. Хәзер барысы да һава шартларына бәйле. Эшчеләрнең кәефләре яхшы.
Бу атнада районыбызда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының махсус комиссиясе дә эшләде. Алар агросәнәгать оешмаларының язгы чәчүгә әзерлеген бәяләделәр. Комиссиядә министрлыкның бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов һәм министрлык бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирек Садыков бар иде. Тикшерүчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчесе, хуҗалык башлыклары озатып йөрде. Алар машина–трактор паркларында техникаларның төзеклеген, механизаторлар белән тәэмин ителешне тикшерделәр, складлардагы чәчүлек материалның сыйфаты бәяләнде, игенчеләр белән очраштылар.
Көннең беренче яртысында министрлык вәкилләре “Сөт иле“нең “Тәкәнеш”, “Нократ” агрофирмаларында, АПК “Азык–төлек программасы” һәм “Трудовик-орлык“ җәмгыятендә булдылар.
Гомумән, махсус план нигезендә министрлык вәкилләре районыбызның 7 хуҗалыгында булып, аларның әзерлеген бәяләделәр. Кече Сон авылында урнашкан машина–трактор паркы тикшерүчеләрдә аеруча соклану уятты. “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ җәмгыяте механизаторларының да кәефләре яхшы иде. Котдус Кашапов иң зур стажлылардан. Агросәнәгать тармагында 45нче сезоным, диде ул.
-Эш шартларыбыз яхшы. Хезмәт хакларыннан зарланмыйм. Язгы кыр эшләренә әзерлек тә әйбәт булды. Кирәкле запас частьларны вакытында алып кайттыларРайон буенча язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, әлегә кайбер коллективларда хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Ягулык-майлау материаллары, ашлама, югары кондицияле орлык, запас частьлар, кадрлар мәсьәләсендә ачык калган сораулар бар. “Кырга чыкканчы барлык тракторлар һәм машиналарга да техник күзәтү үткәрү дә зарур”,– ди белгечләр.