Донор көне

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Мамадышта Донор   көне  узды. Район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән чарага 120 артык кеше килгән иде. Аларның 34 сәламәтлекләрендәге кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә бу акциядә катнаша алмадылар. Бүгенге көндә төбәгебездә 820 донор исәпләнә.

 

Иртә таңнан  район үзәк хастаханәсенә донорлар агыла. Биредә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика   кан  үзәге күчмә бригадасы эшләде. Без килгән вакытка берничә дистә кеше  кан  биргән иде инде. Донор көнендә катнашучылар: “Без канны йөрәк кушуы буенча тапшырабыз. Бәлки, безнең ярдәмебез ашыгыч төстә кемгәдер кирәк булып чыгар“,- ди алар. Сон төбәгендә яшәүче Нурания апа Сәхәпова Россиянең Мактаулы доноры исемен йөртә.

-Донор көне үткәреләчәген алдан хәбәр иттеләр. Бик теләп катнашам. Безнең каныбыз мохтаҗлар өчен тотыла бит. Кемгәдер ярдәм итә алабыз икән, шуңа шат инде без. Хәлем беркайчан да начарайганы юк. Киресенчә, үземне күпкә яхшырак хис итәм.

Кан тапшырырга теләүчеләр иң элек донор анкетасын тутыра. Анда кичергән барлык авыруларыңны һәм операцияләреңне күрсәтергә кирәк. Шуннан соң табиб  кан  басымын үлчи. Алга таба бармактан  кан  тапшыралар. Анализлар санаулы минутлар эчендә әзер дә була. Җавап уңай икән, донорларга печенье белән шикәрле чәй эчертәләр. Шуннан соңгы этап кан алу бүлмәсендә дәвам итә.

-Көн  саен, минут саен бөтен дөньяда күп  кан  югалткан кешеләргә: онкологик авыру белән авыручыларга, янган, юл-транспорт һәлакәтенә тарыганнарга, бала табучыларга  кеше  каны  кирәк була. Мондый авырулар өчен бердәнбер ышаныч, өмет –  кан  салу. Статистика буенча  кан  салуга һәр өченче кеше мохтаҗ. “Кызыл алтын”ны тулысынча алмаштырып булмый әле. Кешеләр канны күп сәбәпләр аркасында бирә. Кемдер моны намусы кушканга эшли, кемдер өчен бу организмын “кузгатып”,  кан  йөрешен җайга салу ысулы, кемгәдер йөрәк-кан тамырлары, иммун авырулар профилактикасы. Безгә килүчеләр саны төрле районда төрлечә. Мамадышлылар аеруча актив. Үзәк хастаханә коллективына рәхмәт белдерәсем килә,- диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика   кан  үзәге күчмә бригадасы җитәкчесе Марат Шакиров. 

Кан тапшыру процедурасы алдыннан кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән. Чөнки ашау-эчү һәм яшәү рәвеше  кан  составына да йогынты ясый. Табигый ки, үзеңне начар хис иткәндә һәм баш авыртып, әйләнеп торганда да  кан  бирергә кирәкми.  Кан тапшырганнан соң бераз ял итү, чәй эчеп алу һәм ул  көнне  физик эшкә тотынмау хәерле. Ә менә автомобиль йөртүгә чикләүләр юк.

Донор   көнендә  124 мамадышлы катнашырга теләк белдергән иде. Аларның 34 сәламәтлекләре белән бәйле рәвештә акциядә катнаша алмадылар. Бу  көнне  барлыгы 44 литр 532 грамм  кан  алынган. Донорларның 11 әле тәүге мәртәбә генә кан бирә. Акциядә катнашучыларның 13 үзәк хастаханә коллективында эшләүчеләр иде.

Бүгенге көндә районыбызда 820 донор исәпләнә. Аларның икесе СССРның мактаулы доноры, 275-е Россиянең мактаулы  доноры.

Республика кан үзәге хезмәткәрләре акциядә теләп катнашканнары, канга мохтаҗлык кичергән авырулар язмышына битараф калмаулары өчен барлык  донорларга  рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International