Яшь талантлар арасында “Нократ дулкыннары“ фольклор фестивале үтте. Өченче мәртәбә уздырылучы бәйгенең төп максаты балалар күңелендә халык җырларына, гореф-гадәтләренә, музыка уен коралларына мәхәббәт уяту, аларда үз халкының гына түгел, янәшәдә яшәүче башка милләтләрнең дә сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү.
Район мәдәният йортында фольклор фестивале иртәнге сәгатьләрдә башланып кичке сигез тулып киткәндә генә тәмамланды. Көн дәвамында жюри вәкилләре алтмышка якын сәхнә номерын бәяләп, шуларның иң-иңнәрен җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә керттеләр. Кичен оештырылган гала-концертта тамашачы игътибарына 22 номер тәкъдим иттелде.
“Нократ дулкыннары“ фольклор бәйгесе балаларда халык авыз иҗатына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүне максат итә. Бу өлкәдә белем бирү учреждениеләрендә нинди эш алып барылганын шушындый чараларда күрәбез дә инде. Концерт дәвамында берсеннән-берсе матур чыгышлар тамашачының көчле алкышларына күмелә. Татар, рус, керәшен, мари, удмурт җырлары фестивальнең төп бизәге булды.
Усалидан килгән гармунчылар һәм “Сәйлән“ ансамбльләре, Красная Горка урта мәктәбе укучылары әзерләгән Сабантуй күренеше, Келәүешнең “Италмас“, Зур Шыя мәктәбенең “Шыннан- пол“, Дүсмәтнең “Тәңкәләр“, Тәкәнештән “Ал чәчәкләр“, Шәдчедән “Туганайлар“, Соколкадан “Завалинка“ коллективларының, аерым башкаручыларның, вокаль ансамбльләрнең чыгышлары югары бәягә лаек иде. Фестивальнең жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнәзирә Талипова билгеләп үткәнчә бу кадәр номерлар арасыннан җиңүчеләрне билгеләү бик тә катлаулы булган.
Җиңүчеләргә килгәндә, кече төркем ансамбльләре номинациясендә – Усалиның “Сәйлән“, өлкәнрәк төркемдә Красная Горканың “Нократ бизәкләре“ фольклор ансамбльләре; инструментларда көйләр башкару номинациясендә “Усали егетләре“ ансамбле, кече төркем солистлар номинациясендә – Алгайдан Аделина Бекматова, өлкәнрәк төркемдә Шәдчедән Гөлназ Закирова беренче булдылар.
Фестивальнең төп бүләге гран-при иде. Әлеге исемгә Красная Горка урта мәктәбе укучысы, җырчы Фәридә Ибраһимова лаек. Аны район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.
-Бүген районыбызда балаларыбыз сәнгать, спорт белән шөгыльләнсен өчен, барысы да эшләнә. Яшь талантларыбыз соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларда катнашып, безне, әти-әниләрен сөендерәләр. Без дә, үз чиратыбызда, алар өчен сәхнә киемнәре тегү өчен финанс ярдәмен күрсәтәбез. Бүгенге фольклор конкурсының гомере озын булыр, халык авыз иҗатына зур әһәмият биреп без, милләтләрне дә саклап калабыз, – диде Анатолий Иванов.
Гала-концертның тагын бер бизәге- Ольга Петухова белән нәни мамадышлы Эмилия Хәйриева һәм Гөлнәзирә Талипова белән Аделина Бекматова дуэтлары иде.