ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Шәһәр комлыгы 9нчы июнь көненнән рәсми төстә эшли. Район башкарма комитеты карары нигезендә, Пузанка тавы итәгендәге чишмә турысындагы пляжны чүптән арындыру, территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган.

“60 секунд эчендә урларга“ дип исемләнгән фильм күпләргә таныштыр мөгаен. Анда Мемфис кушаматлы легендар карак үзенең таланты белән шаккаттыра. Мамадыш яшьләре әлеге герой кадәр үк үсмәсәләр дә, инде корыч атлар урлауда тәҗрибә туплый башлаганнар.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттеләр. 22 нче июнь иртәсендә шәһәр үзәгендә митинг узды. 
Бүген “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 24нче конференциясе узды. Анда алда көтелүче сайлауларга әзерлек хакында сөйләштеләр.
22 нче июнь иртәсендә, 10 сәгатьтә шәһәр үзәгендә традицион митинг уза. Геройлар аллеясындагы һәйкәл янәшәсенә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары һәм барлык теләүчеләр кунак буларак чакырыла. 
Муниципалитет бинасында район активы белән чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аның кысаларында көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, бурычлар билгеләнде.

20
июнь, 2015 ел
шимбә
Мамадышта "Нечкәбил -2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә  республика  конкурсының зона күләмендә сайлап алу туры үтте. Бәйге ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" ВСП ярдәмендә  үткәрелә. 

19
июнь, 2015 ел
җомга
Бу атнаның пәнҗешәмбесе, 18 нче июньнән Рамазан ае башлана. Ай дәвамында барча мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ният кылып, Ураза тотарга тиеш.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Бүген лагерьда-Сәламәтлек көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International