Мамадыш шәһәрендә яшәүче хөрмәтле Зиатдиновлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2015 нче елның 27 маенда игезәк малай балалары туды.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Мамадыш шәһәрендә яшәүче хөрмәтле Зиатдиновлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2015 нче елның 27 маенда игезәк малай балалары туды. Малайларга ата-аналары күркәм мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Кәрим һәм Камил.

       20 нче июнь көнне Илнур  Мисбахович  һәм Сәридә  Рәдифовна Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә тантаналы рәвештә малайларының беренче документларын – туу турында таныклыкларын алдылар. Мамадыш районы башкарма комитеты  җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова Мамадыш районы   башлыгы Анатолий Петрович Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

        ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабыйлар туу сөенече белән чын күңелдән тәбрикләп открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International