Мөселман дөньясы изге айга керә. Бу атнаның пәнҗешәмбесе, 18 нче июньнән Рамазан ае башлана. Ай дәвамында барча мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ният кылып, Ураза тотарга тиеш. Иртәгә кич мәчетләрдә тәравих намазлары укылачак. Ай дәвамында районда күпләп ифтар ашлары да уздырылыр дип көтелә.
Быел Ураза гаете 17 нче июльгә туры килә. Тоткан Уразаларыгыз кабул булсын.