Бүген “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 24нче конференциясе узды.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 24нче конференциясе узды. Анда алда көтелүче сайлауларга әзерлек хакында сөйләштеләр. 24нче киңәшмә эшендә “Б.Р.“ партиясенең Мамадыш җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Анатолий Иванов, “Б.Р.“ партиясенең Татарстан региональ бүлегенең сәяси совет вәкиле Геннадий Глушков, район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре, “Б.Р.“ партиясендәгеләр катнашты. Көн тәртибе проектына 6 мәсьәлә кертелгән иде. Биредә җирле бүлекнең бурычлары, сайлау алды программасы, җирле органнарга кандидатлар күрсәтү, һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Конференциядә район башлыгы Анатолий Иванов Сирин Ибраһимовка, Ринат Хәсәновка һәм Айрат Хәсәншинга “Бердәм Россия“ сәяси партиясе билетларын тапшырды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International