Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттеләр.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттеләр. 22 нче июнь иртәсендә шәһәр үзәгендә митинг узды. Әлеге дата уңаеннан үткәрелә торган чаралар алдагы көнне үк – шәһәребезнең Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында 4нче санлы мәктәп кадетларының Почетлы каравылыннан һәм кич белән шәмнәр кабызу акциясеннән башланган иде. Теманың дәвамы алдагы язмада.

Шәһәр үзәгендәге һәйкәл янәшәсенә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары кунак буларак чакырылган иде. Хәтер һәм кайгы митингында алар адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады.

1941 нче елның 22 нче июнендә башланган сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Әлеге кайгылы датадан соң 74 ел вакыт узды. Фронттан килгән хатлар әле дә күпчелек йортта кадерле истәлек булып саклана. 

– Без – сугыш елларын күрмәгән буын вәкиле булсак та, җиңүнең илебезгә бик кыйммәткә бирелүен беләбез. Без тарихны онытырга тиеш түгел. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8меңнән артыгы яу кырында башын салган. Бүген аларның гомерләрен кайтарып алып булмый. Шушы матур тормышны бүләк иткән ветераннарыбыз алдында без мәңге бурычлы. Сезнең алдыгызда баш иябез, –диде район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов.

Митингта 7 меңнән артык якташыбызның төрле медальләр белән бүләкләнүен, дүртесенең Советлар союзы герое дип игълан ителүен җиткерделәр. 

Чарада катнашкан авиация майоры Рафаэль Габдрахманов,  ул елларның хатирәләрен яңартты.

Өлкән буынга рәхмәт сүзләрен балалар да җиткереп, үзләре кәгазьдән ясаган күгәрченнән тапшырдылар.

Тантанага җыелганнар сугышта башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аларның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International