Мамадышта су коену сезоны ачылды. Шәһәр комлыгы 9нчы июнь көненнән рәсми төстә эшли. Район башкарма комитеты карары нигезендә, Пузанка тавы итәгендәге чишмә турысындагы пляжны чүптән арындыру, территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган. Яр буена ике киенү-чишенү кабиналары, күләгә тудыручы урыннар, көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар урнаштырылган. Шулай ук биредә “Машина юу тыела”, “Машина белән керү тыела” дигән билгеләр дә урнаштырганнар. 5 нче санлы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре елга төбен тикшерү эшен башкарган.
Су коенырга һәм кызынырга, гомумән ял яратучыларны Мамадыш пляжы үзенэ чакыра.
Шулай ук, 11 нче июнь көнне Соколкада, Чулман елгасында да су коену сезоны ачылган.
Исегезгә төшерәбез, рөхсәт ителмәгән урыннарда су керү катгый рәвештә тыела. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге өчен игътибарлы булыгыз!