Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәчәкләр.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Мамадышта Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәчәкләр. 22 нче июнь иртәсендә, 10 сәгатьтә шәһәр үзәгендә традицион митинг уза. Геройлар аллеясындагы һәйкәл янәшәсенә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары һәм барлык теләүчеләр кунак буларак чакырыла. Сүз уңаеннан, 1941 нче елның 22 нче июнендә башланган сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8 меңнән артыгы яу кырында башын салган. 7 меңнән артык якташыбыз төрле медальләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International