Мамадышта "Нечкәбил -2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә республика конкурсының зона күләмендә сайлап алу туры үтте.

2015 елның 20 июне, шимбә

Мамадышта "Нечкәбил -2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә  республика  конкурсының зона күләмендә сайлап алу туры үтте. Бәйге ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" ВСП ярдәмендә  үткәрелә.  Сайлап алу этабын шәһәрдәге композитор Яруллиннар исемендәге балалар-сәнгать мәктәбенең актлар залында оештырдылар. Әлеге тур конкурсанткалар белән әңгәмә рәвешендә узды. Анкеталарны анализлау йомгаклары буенча иң яхшылар “Нечкәбилнең“ ярымфиналына үтәчәк. Ул 6нчы сентябрь көненә билгеләнгән. Ә конкурсның финалы 28нче ноябрьдә уза. Безнең район данын республика бәйгесендә хезмәттәшебез Ландыш Бабаниязова яклый. Бүгенге көндә алар тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Ландышка уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International