Мамадыш үсмерләре спорт велосипедлары урлаган. “60 секунд эчендә урларга“ дип исемләнгән фильм күпләргә таныштыр мөгаен. Анда Мемфис кушаматлы легендар карак үзенең таланты белән шаккаттыра. Мамадыш яшьләре әлеге герой кадәр үк үсмәсәләр дә, инде корыч атлар урлауда тәҗрибә туплый башлаганнар.
Балигъ булмаган балалар төркемен бүгенге көндә Мамадыш районы территориясеннән ике тәгәрмәчле техникалар урлау буенча тикшерәләр. Кара исемлеккә ҺК һәм коррекцияләү торак-мәктәбендә белем алучылар эләккән. Алар велосипедларны күп очракта запас частьларга бүлеп сатканнар. Сүз уңаеннан, үсмерләр очсыз техникага кызыкмаган да. Корбаннары итеп кыйммәтле спорт велисипедларын сайлаганнар.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов әйтүенчә, начар ниятле үсмерләр ауга чыкканда нинди дә булса план яки хәйләкәр ысуллар уйламаган. Ә бары тик күз алдында яткан корыч атларны эләктергәннәр.
“Велосипедлар күпкатлы йортларның ишегалларыннан яки подъездлардан югалган. Алар махсус йозаклар белән беркетелмәгән була. Башка саклану чаралары да кулланмаганнар”,- диде Айрат Баһауов.