Узган ял көннәрендә Татарстан сулыкларында өч ир-ат батып үлгән. Фаҗигаләр республиканың Бөгелмә, Әтнә һәм Лаеш районнарында искәртелә. Хәзерге вакытта күңелсез очракларның сәбәпләрен ачыклыйлар. Елга-күлләрдәге куркынычсызлык темасы районкүләм киңәшмәдә дә күтәрелде. Анатолий Иванов гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләрен аеруча игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Саклык чараларын кешеләрнең үзләренә дә үтәү зарур.
Муниципалитет бинасында район активы белән чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аның кысаларында көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Анатолий Иванов иң элек сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирергә чакырды. Төбәгебез территориясендәге 2 зур елга, 50 ләп буа, берничә инеш саклык чараларын үтәмәүчеләргә фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә барлык комлыкларны тагын бер кат тикшереп чыгарга, җитешсезлекләр искәртелсә, кичекмәстән бетерергә тәкъдим ителде.
Чираттагы мөһим тема- авыл хуҗалыгы. Һава торышына бәйле рәвештә, быел урып-җыю эшләре 20нче июльдә үк башланырга мөмкин. Шунлыктан, кыр корабларының әзерлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк,- диде Анатолий Иванов.
Терлек азыгы әзерләүне дә сүрелдермәскә кирәк,- диде җитәкче.
Киңәшмәдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит“ хәйрия акциясе старт алуын да җиткерделәр. Быел район буенча беренче сыйныфка 300ләп бала керәчәк.
Бу атна азагыннан Мамадышта бер-бер артлы күләмле һәм әһәмиятле чаралар башлана. 26нчы июнь көнне мәктәпләрне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе үтәчәк. Ул быел да Нократ яр буенда оештырыла. Шушы ук көнне шәһәргә эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килә.
30 июньнән-4нче июльгә кадәр Мамадышта 9нчы “Авыл яшьләре“ уеннары узачак.
Хәзерге көндә параллель рәвештә Җөридә “Питрау“ фестиваленә әзерлек бара. Быел ул 11нче июль киченә билгеләнгән.
Район башлыгы Анатолий Иванов быелның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе барышына да тукталды. Быел яраткан басмаларыгызга 3нче июльгә кадәр языла аласыз. Мамадыш тормышы белән танышып барасыгыз килсә, “Нократ“ газетасына язылырга онытмагыз. Бәясе нибары 564 сум.