Хәсән абый Бөек Ватан сугышы ветераны, бугенге көндә кызы тәрбиясендә яши. Туган көнендә Хәсән абый балаларының, оныкларының, авылдашларының котлауларын кабул итте.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының 2015 нче елның 1 нче августында чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең баш специалисты белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.
Кунакларның иң олысы– сабыйлар, бәйгеләр нәкъ менә аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен арттыру өчен оештырылган иде.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә тикшерелә. Алар хакында тулырак итеп, киләсе видеоязмада.