Рамазан ае тәмамлануга карамастан, Мамадышта дини гамәлләр дәвам итә.

2015 елның 31 июле, җомга

Рамазан ае тәмамлануга карамастан, Мамадышта дини гамәлләр дәвам итә.

Изге Ураза ае төгәльләнүгә карамастан, шәһәрнең Үзәк мәчете төрле өлкәдә эш алып бара. Хәзерге вакытта, биредә мәчет каршындагы балалар лагеры үткәрелә. Ул үз ишекләрен узган атнаның якшәмбесендә ачкан һәм 18 көн буе эшләяәчәк. “Яшьлек” лагерында 7 яшьтән алып, 13 яшькә кадәр булган малалайлар һәм кызлар катнаша. Быел аларның саны 30га тигез. Мавыктыргыч һәм дини көн иртәнге сәгать 8дән, көндезге сәгать 14:00 гә кадәр дәвам итә. 

Балалар вәгазьләр тыңлап, дини дәресләр алып, намаз уку тәртибен өйрәнеп кенә калмый, башка шәһәрләргә экскурсия дә кыла. Күптән түгел генә Алабугада булып, музейга керсәләр, бүген алар Яр Чаллы шәһәрендә кунакта. Лагерьдагылар анда“Тәүбә” мәчетендә өйлә намазы укыячак һәм кинотеатрда булачак

Әдел Әхмәтҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International