Питрау бәйрәме уңаеннан Җөри авылы халкына бүләк.

2015 елның 31 июле, җомга

Питрау бәйрәме уңаеннан Җөри авылы халкына бүләк. Керәшен мәдәнияты фестиваленә әзерлек кысаларында торак пунктта чишмә һәм аның территориясе төзекләндерелде. Әлеге изге эшнең төп башлап йөрүчесе күренекле шәхес- Иван Егоров. 

“Тәпи чишмәсе“ яныннан шимбә көнне бер генә минутка да халык өзелмәде. Берәүләр мондагы үзгәрешләргә хозурланырга, тереклек чыганагының тәмле суыннан авыз итәргә килсә, икенчеләр аны Тырлау асты мәйданындагы сәүдә нокталарына, аш-су әзерләү урыннарына ташыды. Ә чишмәнең суы чыннан да тәмле. Өстәвенә, шифалы да диләр. Аның “Тәпи чишмәсе“ исемен йөртүе бер легенда белән бәйле имеш. Авыл халкы әйтүенчә, бер әни кеше аның суында авырып киткән баласын юганнан соң, сабый терелеп киткән икән. Өлкәннәр сөйләвенчә, элегрәк чишмәдән авылга кадәр агач улак сузылган булып, су урамга кадәр килеп торган. Ничек кенә булмасын, халык монда хәзер тагын да күбрәк киләчәк. Тумышы белән Җөри авылыннан булган, хәзерге көндә иң эре оешмаларның берсе булган “Ак барс-холдинг“ компаниясен җитәкләүче Иван Егоров инициативасы белән тереклек чыганагының территориясе тулысынча яңартылды. Өскорма, яңа басма, улаклар, агачны буралап ясалган бассейн, таш түшәлгән сукмаклар...

Бүгенге көндә Яшел Үзән районында яшәүче, тумышы белән шулай ук Җөри авылыннан булган Степан Игънатьев мондагы үзгәрешләргә ышанмыйча тордым,- ди.

Авыл халкы әйтүенчә, бу алар өчен Питрау бәйрәменә якташлары Иван Егоровтан менә дигән бүләк.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International