Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә” клубының чираттагы җыены узды.

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге  каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының 2015 нче елның  1 нче августында  чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең баш специалисты белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.

Фәния Гаязова килгән яшьләрне райондагы демографик күрсәткечләр, Россия Дәүләте гаилә кодексы белән таныштырды. Егетләр һәм кызлар шулай ук ГХАТ бүлегендә яшьләрнең һәм кунакларның үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, бәхетле гаилә серләренә төшенделәр.

Һәр пар белән аерым рәвештә язылышу тантанасы сойләшенде (тантана нинди телдә алып барыла, вакыты, төре һ.б.).

 Яшьләр белән  шәһәр көне һәм кәләшләр парады турында да сөйләшенде. Яшь парлар киләсе елда язылышачак парларга теләкләрен яздылар һәм бергәләп фотога төштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International