Хафизовка авылында яшәүче Шарафутдинов Хәсән Галәутдин улы 2 август көнне узенең 90 яшҗлек юбилеен билгеләп утте. Хәсән абый Бөек Ватан сугышы ветераны, бугенге көндә кызы тәрбиясендә яши. Туган көнендә Хәсән абый балаларының, оныкларының, авылдашларының котлауларын кабул итте.
Түбән Ушма авыл җирлеге башкарма комитеты Гарипов Дамир һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина да читтә калмадылар, юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.