Исереккә диңгез тубыктан...

2015 елның 31 июле, җомга

Исереккә диңгез тубыктан... Афәтләр дә куркытмый. Кануннарның тагын да катгыйлануы руль артында исерек хәлдә йөрүчеләргә киртә түгел. Исегезгә төшерәбез, 1нче июльдән салмыш автомобильчеләргә карата күрелүче җәзалар кырысланды. Хәзер аларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, яки төзәтү эшләре, яисә ике елга ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Әмма машина хуҗаларын болар да куркытмый икән. Кичә шундыйларның чираттагысы тоткарланды.

 

Шәһәр урамнарында кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильне туктаткач, руль артында утыручының үзен сәер тотуына игътибар итәләр. Шуннан соң, хокук сакчылары аны алкотестерда тикшерү үтәргә чакыра. Яшь егет моны эшләүдән баш та тартмый, шул ук вакытта инспекторның таләбен дә тиешенчә үтәми.

Озакка сузыла башлаган сөйләшүдән соң, Мамадыш районы үзәк хастаханәсенә юл тоталар. “Спектакль“ монда да төгәлләнмәде. Ир-егет төрле ысуллар белән үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша. Соңыннан, медицина тикшерүе узудан баш тартты ул.

Ничек кенә булмасын, машина йөртүче таныклыгын алдырудан качып котыла алмый.

Сүз уңаеннан, мондый очраклар соңгы вакытта районыбызда бер ул гына түгел әле. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, руль артына салмыш хәлдә утыручылар өчәү булган. Шуларның икесе инде моңа кадәр дә таныклыкларыннан мәхрүм ителгән була. Аларның берсе 1990нчы елгы егет. Ул өченче тапкыр йөртү таныклыгын алдыра.

Чираттагы очрак Түбән Оча авылында яшәүче белән бәйле. 28 яшьлек ир-ат ВАЗ автомобиле белән шулай ук спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International