Ураза гаетеннән Сабан туена. Җомга көнне “Әхмәт Ясәви” мәчете ишегалдында мөселман балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Кунакларның иң олысы– сабыйлар, бәйгеләр нәкъ менә аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен арттыру өчен оештырылган иде.
Сабантуй бәйрәмен башлап йөрүчеләрдән “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова булды. Рамазан ае дәвамында Әхмәт Ясәви мәчетендә һәр көнне 80 кешегә ифтар мәҗлесләре үткәрелгән, тәравих намазлары укылган. Мөбарәк рамазан ае тәмамлангач Ураза бәйрәмен күпләгән халык җыеп бәйрәм итү, бу уңайдан махсус Сабантуй оештыру үзе бер мактауга лаек гамәл. Бәйрәмне “Әхмәт Ясәви” мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов алып барды.
“Без рамазан дәвамында уразалар тоттык, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылдык. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ. Раббыбыз, догаларыбызны кабуллардан кылса иде! Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык. Ураза бәйрәме, шатлык билгесе кебек булганга, без аны һәр ел күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз”,– диде Нурислам хәзрәт Газизов.
Бәйрәмне районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев чыгышы дәвам итте.
“Хакыйкый мөселман кеше өчен җаваплылыкны тою – үзенең гаиләсен Аллаһы Тәгалә кушкан рәвештә тәрбияләү була. Әгәр мөэмин-мөселманга Аллаһы Тәгалә балалар бүләк итсә, ул аларны Ислам рухында тәрбияләү өчен барлык нәрсәләргә дә игътибар итсен”, – диде Илһам хәзрәт Миннегалиев.
Күңелле чарага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да килеп, барысын әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрикләде.
Тәүге тапкыр үткәрелгән Сабантуйга мөгаллимнәр, лагерьга йөргән балалар, аларның ата-аналары, әбиләре, бабайлары җыелды. Балалар бәйрәм мәйданында динебезгэ багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Активларга бүләкләр тапшырылды.
Сабан туе кызыклы уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәмгә килгән кешеләр өчен тәмле пылау пешерелеп, мәҗлес әзерләнде.