Район прокуроры каршындагы эшче төркем чираттагы утырышка җыелды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә тикшерелә. Алар хакында тулырак итеп, киләсе видеоязмада.
Бу көннәрдә район прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте. Прокурор Радмир Надыршин һәм аның ярдәмчесе Ирина Госамова катнашында узган чарада суд приставлары, социаль яклау бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, мәгариф тармагы вәкилләре катнаша. Иң элек 16 яшьлек үсмернең эшен карадылар. Ул тәрбиягә авыр бирелүче буларак, комиссиядә исәптә тора. Беркайда да укымый. Утырышка ул әнисе белән чакырылган иде. Район прокуроры Радмир Надыршин үсмергә карата тәрбия чараларын арттырырга киңәш итте. Бу профилактикалау органнарының турыдан-туры бурычы, диде ул.
“Профилактикалау органнары үзләренә йөкләнгән бурычларны тиешенчә башкарырга тиеш. Әгәр дә шулай булмый икән, җинаять очраклары да артачак. Моның өстенә, әле ачылмаган җинаятьләр дә бар. Без бу юнәлешне координациялибез. Уңышка төп ачкыч- үз вазыйфаларыңа җаваплы карау”,- диде прокурор Радмир Надыршин.
Утырышта социаль яклау идарәсенең авыр хәлле гаиләләр белән эшләү күрсәткечләре тикшерелде. Бүгенге көндә районда 115 авыр хәлле гаиләдә 129 бала тәрбияләнә икән.
Суд приставы вәкиле вакытында алимент түләмәүчеләр хакында хисап тотты. Хәзерге вакытта төбәгебездә 10 мең сумнан артык бурычы булган 9 кеше исәпләнә. Алар кайбер чикләүләр белән беррәттән чит илгә чыгудан да мәхрүм ителгән.