29 июль көнне гоммумирайон планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, үзенең 50 яшьлеге туу белән Яке авыл җирлеге сәркатибен Шәһивәлиева Миннәрия Киям кызын котлады. Аңа бәхет, сәламәтлек, тормышында һәм эшендә уңышлар теләп чәчкләр бәйләме белән истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров исеменнән рәхмәт хатын тапшырды.
Миннария Киям кызы сәркатип булып 2006 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә ул үзен эшенә җитди карашын һәм эшенә тугры булуын күрсәтте. Ул һәрчак эш вазифаларын вакытында эшли. Тормыштада аңа киңәш, ярдәм аратыннан мөрәҗәгать итергә була. Ул беркайчанда үтенүне кире какмый, яхшы киңәш бирә, ярдәм кулы суза. Шуның өчендә аның белән бергә эшлүче хезмәткәрләре, авылдашлары яраталар, хөрмәт итәләр.