Бертуган Батыровалар "Тәмле көрәш"тә.

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Мамадышыбызның игезәк йолдызлары Төркиядә ял итеп кайттылар. Ләззәтле ялдан кайтуга аларны “Тәмле көрәш”кә дәшкәннәр. Чөнки алар сәхнәдә генә түгел, аш-су әзерләү бүлмәсендә дә якты йолдыз булып балкый беләләр. 28 нче июль көнне, “Тәмле көрәш” тапшыруының алып баручысы Булат Бәйрәмов кызларны бераз уңайсыз ситуациядә дә калдырган. Бер әзерлексез, хәзинәдә барыннан зәвыклы ризык пешерү бурычы йөкләнгән Батыроваларга. “Өстәлдә тавык ите, гөмбә, бәрәңге һәм тагын берничә ингредиент бар иде. Әлбәттә, алардан күңелең ни тели шуны әзерләргә мөмкин. Ләкин безнең ризыклар охшаш булмасын дип алдан кисәттеләр”,- диде  Рамилә Батырова. Бер тамырдан үскән гөлләрнең кайсысы кулинар батлда  җиңеп чыккандыр. Бу хакта  8 нче август көнне, 11.00 сәгатьтә,  “TMTV” телеканалында белә алачакбыз. Карамый калмагыз!

Айгөл Әхмәтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International