Мамадыш районы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре популяр маркетплейсларда бизнес алып бару үзенчәлекләренә багышланган семинар-киңәшмәгә чакырыла. Җирле товар һәм хезмәт күрсәтүчеләргә сату каналларын киңәйтергә ярдәм итү инициативасы белән район башлыгы Анатолий Иванов чыкты.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Россия пенсионерлары берлеге» төбәк бүлеге Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе катнашында өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр "бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында" темасына "хатын-кыз игътибары"телефон линиясен оештыра.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (сораулар өчен (WhatsApp).
Социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәме алуга гаризаларын ведомствоара комиссия хуплаган мамадышлылар аз керемлеләр статусыннан якын арада үзмәшгульлеккә күчә алачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә көннең беренче яртысында, һәм 2 апрельдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк .
Федераль салым хезмәте 2022 елда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салымны ничек түләргә кирәклеген аңлатты
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Икмәк җитештерүчеләр арасында, продукциягә бәяләрне тоткарларга ярдәм итү өчен, 2,5 млрд. сум күләмендә акча бүленгән. РФ вице-премьеры сүзләренә караганда, акчалар төбәкләргә җибәрелгән инде.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узды, аның барышында «Татарстан-2021»Республика фотоконкурсына йомгак ясалды.
15 яшьлек Аяз Һадиуллин «Яшь профессионаллар» -2022 (Worldskills Russia) X Илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышларында катнашучыларга көндәш булачак. 11 апрельдә «Квантум» балалар техник иҗат үзәгенең иң талантлы укучыларның берсе Аяз Һадиуллин укытучысы Радик Гурьев белән Татарстанны «Лазер технологияләре» компетенциясендә тәкъдим итү өчен Мәскәүгә юл тотачак.